Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2017

Казанның туристларны җәлеп итү мәсьәләсен “Таяну ноктасы” ачыклый

Меңъеллык Казан туристларга кызыкмы? Пәнҗешәмбе, 6 нчы июль, «Таяну ноктасы» тапшыруы шушы сорауга җавап эзли һәм студия кунаклары белән туризм темасына багышланган төпле әңгәмә уздыра.

Казан туристларны җәлеп иткән шәһәр буларак елдан-ел үсә һәм матурая. Шәһәребезне хәзер чит илләрдә дә еш телгә алалар. Шуңа күрә башкалага агылучы туристларның саны бихисап. Аларга шәһәр белән танышу һәм бирегә аяк баскач югалып калмас өчен күп шартлар тудырыла. Җиденче ел рәттән, шундый шартларның берсе буларак, «Кунакчыл Казан» проекты оештырыла. Туризм өлкәсендәге уңайлыклар һәм төрле яңалыклар «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе» оешмасы һәм туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан уздырыла. Казан туристларны җәлеп итү мәсьәләсе ягыннан Россия шәһәрләре бишлегенә керә, моны кунакларның саны арта баруы да раслый. Чынлыкта Казанның туризм мәсьәләсе шундый шома һәм югары үсеш баскычындамы? Билгеле вәзгыятькә танылган студия кунаклары ачыклык кертеп карый.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 6 нчы июль, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!