Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.12.2015

Казанның яңа М-14 микрорайонында беренче торак йорт һәм балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган

 Казанның Идел буе районындагы М-14 яңа торак микрайонында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән 89 фатирга исәпләнгән беренче йорт файдаланылышка тапшырылды. Анда яшәүчеләрне өй туе белән бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләде. Алар шулай ук микрорайонда төзелгән беренче яңа балалар бакчасы бинасын карады.

Яңа төзелеш объектларын, шулай ук, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, капиталь төзелеш һәм яңадан торгызу идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, подрядчы оешма – “Ак таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов карады. 
М-14 микрайонындагы Андрей Адо урамы, 15 адресы буенча урнашкан 89 фатирга исәпләнгән йорт анда яшәячәк кешеләрне кабул итеп алды. Нәфыйковлар гаиләсе бу көннәрдә тулай торактан 3 бүлмәле фатирга күченгән.

“Бу барыбыз өчен дә мөһим вакыйга – яңа микрорайонда яңа йорт төзелеп бетте. Быел Казанда “Салават күпере”ндәге беренче күп фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды инде, һәм бүген без М-14 микрорайонының беренче Яңа ел алды өй туен бәйрәм итүчеләрен котлый алабыз, – дип, Илсур Метшин Нәфыйковлар гаиләсенә мөрәҗәгать итте. – Без сезгә бәхет, саулык телибез. Яңа йортыгызга бәхет күчеп килсен, булачак балаларыгыз һәм оныкларыгыз иминлектә үссен”.

“Өй туе – гомерлеккә истә кала торган вакыйга. 2016 елда яхшы, истә кала торган вакыйгаларыгызның күп булуын телим”,– дип теләде Илдар Халиков.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов М-14 микрайонындагы беренче йортны һәм балалар бакчасын гамәлгә тапшыру вакытын төгәл үтәүне йөкләде. Нәтиҗәдә, төзүчеләр бу бурычны башкарып чыкты. Шул рәвешле, 260 балага исәпләнгән балалар бакчасы тулысынча җиһазландырылган һәм сабыйларны кабул итеп алырга әзер. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 187 бала язылган.

Объект төзелешен вакытында төгәлләү җылылык тәэмин итүгә бәйле проблемаларны чишү нәтиҗәсендә мөмкин булган: Татарстан Президенты йөкләмәсе белән микрорайонда 3 МВт-ка исәпләнгән вакытлыча котельная гамәлгә куелган. Ул йортны да, балалар бакчасын да җитәрлек күләмдә җылыта. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта М-14 микрорайоны территориясендә даими котельная төзү буенча эшләр алып барыла. Ул киләсе елда тулы көченә эшли башлар дип көтелә.

Искәртеп үтик: М-14 микрорайоны – Казанның социаль ипотека программасы буенча торак төзелешенең иң зур проектларыннан берсе. Микрорайонда җәмгысе 3,8 мең фатирга исәпләнгән 17 йорт төзү планлаштырыла. Шул рәвешле, микрорайон төзелеше тәмамлангач, 10 мең 478 казанлы ташламалы шартларда тораклы булачак. Шул ук вакытта 10 меңнән артык башкалалы торак шартларын яхшыртып кына калмыйча, социаль инфраструктура объектлары белән дә тәэмин ителәчәк: микрорайонда 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп, 5 күп катлы парковка булыр дип көтелә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20