Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2015

Казанның яңартылган Лядской бакчасы ачылып, кунаклар кабул итте

Казанның яңартылган Лядской бакчасы ачылып, кунаклар кабул иттеКазанда, реконструкцияләнгәннән соң, башкаланың иң олылардан берсе булган - 1870 елда нигезләнгән Лядской бакчасы ачылды. Парклар һәм скверлар фестивале кысаларында биредә “тере” музыка астында көн дәвамында рәсем ясау буенча осталык дәресләре, фотокүргәзмә үткәрелде, пантомималар күрсәтелде.

Башкарылган эшләрне карарга дип бирегә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һ.б.лар килде.

Аерым алганда, быел җәй уртасында башланган реконструкцияләүдән соң Лядской бакчасын ачу кысаларында Р.Миңнахановка бакчаны яңарту концепциясе тәкъдим ителде. Объект 2,3 гектар мәйдан били, реконструкцияләүгә 55 млн сум акча каралган.

Нәтиҗәдә, бакча тематик зоналарга бүленгән. Балалар өчен уен мәйданчыклары, кече архитектура формалары барлыкка килгән. Асфальт өслек тулысынча алыштырылган, агачлар һәм куаклар утыртылган. Шулай ук бакчага үзәк керү урыны тәртипкә китерелгән-яңартылган. Державин һәйкәле янында күпьеллык чәчәкләр һәм башка үсемлекләр утыртылган, шулай ук утыру урыннары яңартылган һәм арттырылган. Яңарту эшләре революциягә кадәрге борынгы фонтанны да әйләнеп үтмәгән, анда алма рәвешендәге скульптура алыштырылган. Алга таба яңа театраль сәхнә кую һәм актив ял зоналарын арттыру күздә тотыла.

Паркта булган фотофестиваль кысаларында Казан өчен традиционга әйләнгән “Фотосушка” арт-күргәзмәсе булды. Теләгән һәркем үзенең фотографияләрен алып килеп, кер бавына эләктереп куя ала, бу гадәти булмаган күргәзмәдән күңелгә хуш килгән фотоларны алып китергә ярый. Шулай ук гаилә архивындагы иске фотоларны китерергә була. Ай ахырына кадәр алар 1010 ретро-фотоны ретушьлап, хуҗаларына кайтармакчылар.

Хәзерге вакытта бакчада “Театральные подмостки” фестивале бара. Караңгыга кадәр биредә тере һәйкәлләр, театраль перформанслар, утлар шоусын тамаша кылып була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20