Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.10.2015

Казанның "Зенит" командасы Европаның иң яхшы клубы статусында волейбол буенча дөнья чемпионатында катнаша

Бүген Бразилиянең Бетин шәһәрендә ир-атлар клуб командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты башлана. Турнирда Европаның иң яхшы клубы статусында Казанның "Зенит" командасы да катнаша, дип хәбәр итә ТАСС.

Казан клубын Россия җыелма командасы остазы Владимир Алекно җитәкли, ул 2012 елгы  Олимпиадада команданы җиңүгә китерде. Дөньяның клуб чемпионаты - "Зенит" та, аның баш тренеры да алмаган аз санлы титулларның берсе. "Зенит" былтыргы составын саклап кала алган, ә Сергей Багрей һәм Алексей Кулешов - яңа уенчылар. Николай Апаликов имгәнгәнннән соң терелеп беткән, ә Андрей Ащев бразилиядәге турнирда катнаша алмый. Дөньяның клуб чемпионаты - Халыкара волейбол федерациясе тарафыннан ел саен үткәрелүче ярыш. Турнирның хуҗасы саналган Контажен шәһәренең "Крузейро" команасыннан тыш, дөнья чемпионатында Европа (Зенит), Көнья Америка (Аргентинадан "Сан-Хуан"), Азия (Иранның Тәһран шәһәреннән "Пайкан"), Африка (Мисырдан "Аль-Али") һәм Төньяк Американың (Пуэрториканың Аресмбо шәһәреннән "Капитанес") иң яхшы клублары катнаша. Башлангыч этапта командалар ике төркемгә бүленгән, А төркеменә - «Крузейро», «Зенит» һәм «Капитанес», В төркеменә  «Сан-Хуан», «Пайкан» һәм «Аль-Али» кергән. "Зенит" беренче матчны 28 октябрьдә "Крузейро"га каршы үткәрәчәк, ә икенче көнне Аресибодан "капитаннар" белән уйнаячак. Төркем раунды нәтиҗәләре буенча ике команда ярымфиналга чыга, аның матчлары 30 октябрь көнне уза. 31 октябрьгә өченче урын өчен матч һәм финал ниятләнгән.    

("Татар-информ")  


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20