Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2016

"Казаньоргсинтез" инвестицион җәлеп итүчән предприятиеләрнең берсе булып кала бирә - Р.Миңнеханов

 Чимал белән тәэмин итү һәм агрегатларны тутыру белән бәйле кыенлыкларга карамастан, "Казаньоргсинтез" ГАҖ яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ул Россиянең иң заманча нефть химиясе предприятиеләренең берсе һәм Казанның керем, саф табыш, уртача хезмәт хакы күләме һ.б. буенча иң зур предприятиеләренең берсе санала. Бүген бу хакта компания акционерларының еллык гомуми җыелышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте.

"Узган ел предприятие өчен уңышлы булды. Производство тотрыклы эшләде, егәрлекләр тулысынча файдаланылды. Әлбәттә, иң төп нәтиҗә - саф табышны 3 тапкыр арттыру: ул 19,3 млрд сум тәшкил иткән. Компанияне капиталлаштыру 2,4 тапкыр арткан, хезмәткәрләрнең эш хакы 41 мең сумнан артык", - дип шәрехләде республика лидеры һәм предприятиенең инвестицион программаларны дәвам итүен өстәде.

Р.Миңнеханов компаниядә продукция чит илләргә инде 8,1 процентка күбрәк чыгарыла, дип билгеләп үтте. "Бу аның продукциясенә ихтыяҗ булу һәм көндәшлеккә сәләтлелек турында сөйли. Бу читтән керткән товарларны үзебездә җитештерелгәннәргә алмаштыруның ачык мисалы булып тора", - диде ул.

ТР Президенты "Казаньоргсинтез" җитәкчеләрнә парклар һәм скверлар буенча проектларны беренче булып керешкән өчен рәхмәт белдерде. "Предприятиенең актив эше ярдәмендә Химиклар Мәдәният йорты янындагы парк танымаслык булып үзгәрде, Казанда яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әверелде", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

Р.Миңнеханов фикеренчә, ТР нефть химиясе предприятиеләре, шул исәптән "Казаньоргсинтез"ның зур казанышы республикада сәнәгый җитештерү, тулаем төбәк продукты, төп капиталга инвестицияләр (617 млрд сум) күләмен саклап калуда. 

 "Халкыбыз иминлеге өчен барлык республика программаларын тормышка ашыру, шул исәптән, безнең предприятиеләрнең күмәк эше ярдәмендә башкарыла. Алдагы 10-15 елда, минемчә, алга таба да,  нефть химиясе комплексы Татарстан икътисадының локомотивы булачак", - дип саный ул.

ТР Президенты сүзләренчә, "Казаньоргсинтез" ТРның иң инвестицион җәлеп итүчән предприятиеләренең берсе булып кала бирә. "Хисап елында "Казаньоргсинтез" ГАҖны 2015 елга кадәр үстерү концепциясе эшләнде. Этилен комплексы, югары басымлы полиэтилен җитештерүне эшләтеп җибәрү, конструкцион материалларның яңа төрләрен чыгаруга күчү белән түбән басымлы полиэтилен җитештерүне арттыру ниятләнә. Компания әлеге проектларны бик уйлап гамәлгә ашыра. 2020 елга куелган бурычлар: 100 млрд сумнан ким булмаган табыш, 1 млн тоннадан ким булмаган этилен, 1 млн тоннага якын полиэтилен. Республика җитәкчеләре әлеге бурычларны тормышка ашыруда кулдан килгәннең барын да эшләячәк дип ышандырам", - дип сүзен йомгаклады ул һәм, предприятиенең уңышы - Татарстан уңышы, дип ассызыклады. 

2015 елда акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре белән "Казаньоргсинтез" ГАҖның генераль директоры Фәрит Миңнегулов таныштырды. Әйтик, былтыр 68,6 млрд сумлык продукция сатылган, бу 2014 елгыдан 14 млрд 117 млн сум яки 26 процентка күбрәк булган. 2014 елга карата физик күләм индексы 100,4 процент тәшкил иткән. "Табыш структурасында 90 проценттан артыкны полиэтилен, поликарбонат, полиэтилен торбалар тәшкил итә", - дип тәгаенләде.

Генераль директор сүзләренчә, 2015 елда полиэтилен җитештерү 682,1 мең тонна, поликарбонат 67,5 мең тонна, полиэтилен торабалар 24,3 мең тонна тәшкил иткән. "Полиэтилен җитештерүнең бераз кимүе чимал җитмәү белән бәйле", - дип аңлатты ул.

Узган ел сатуларның үзкыйммәте 43 млрд 949 млн сумга җиткән, алдагы ел белән чагыштырган вакытта 2,7 процентка арткан. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә түләүләр 10 млрд 432 млн сум булган, шул исәптән Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 6 млрд сумнан артык акча күчерелгән, бу 2014 ел күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек күбрәк.

Кредитларны түләүгә 9,7 млрд сум акча тотылган. 2015 елның 31 декабренә гамәлдәге кредит килешүләре буенча бурычлар 12 млрд 462 млн сумга кадәр тәшкил иткән. Капиталь төзелеш объектларын финанслау, тузган җиһазларны, автоторанспорт һәм махсус техниканы алмаштыруга 6,1 млрд сум акча бүленгән.

"Башкарылган эшкә йомгак ясап, без акционерлар 2015 елга куйган барлык бурычларны да үтәдек дияргә мөмкин", - дип йомгаклады сүзен Фәрит Миңнегулов.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20