Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Казансуда кече суднолар хәрәкәте чикләнәчәк

25 һәм 26 августта Казансу елгасы акваториясендә кече суднолар хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Татарстан Министрлар Кабинетында шул хактагы карар кабул ителгән. Бу триатлон буенча халыкара чемпионат уздырылу белән бәйле, дип ачыклык кертә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Триатлон этапларның берсе — йөзү - Кремль дамбасыннан «Миллениум» күперенә кадәр арада узачак, диелә хәбәрдә. Шулай итеп, Казансу елгасында — Кремль дамбасыннан «Миллениум» күперенә кадәр арада, 25 августта 14.00−18.00 сәгатьтә, ә 26 августта 6.00−14.00 сәгатьтә кече суднолардан файдалану тыела.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, чикләүләр куркынычсызлык белән тәэмин итү һәм су юлы буйлап туристик экскурсияләр уздыру өчен кулланылырга тиешле судноларга кагылмый.

Казан триатлон буенча ярышларны икенче тапкыр кабул итә. Узган елның август аенда ярышларда 15 илдән 1500дән артык спортчы катнашкан иде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!