Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2016

KazanSummit югары оешкан дәрәҗәдә үтәргә тиеш - Илдар Халиков

 Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында  "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммитына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртәбез: чара 19-21 майда Казанда узачак. Аны төп үткәрү мәйданчыгы "Корстон" комплексы булачак.

Казандагы саммитка әзерлек кысаларында агымдагы вазгыять турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бәян итте. Аның сүзләренчә, бүгенгә актив теркәлү бара: көн саен катнашучылар исемлеге уртача 50 кешегә тулылана. Гомуми катнашучылар саны 886 кеше тәшкил итә, бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, өч тапкыр артыграк. "Саммитта төрле дипломатик миссияләрнең 20 башлыгы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 12 министрлык вәкиле, Россия субъектлары башлыклары (Төньяк Осетия һәм Ингушетия), РФ Дәүләт Думасының 5 депутаты, Федерация Советының 6 әгъзасы катнашачак. Саммитка Россиянең 20 төбәге вәкилләре килү көтелә", - диде Т.Миңнуллина.

Саммит барышында хезмәттәшлек турында 10лап документ имзаланыр дип көтелә. Илдар Халиков KazanSummit югары оешкан дәрәҗәдә үтәргә тиешлеген ассызыклап әйтте һәм әлеге мәсьәләне даими  контрольда тотарга йөкләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20