Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.11.2017

Күченү программасы буенча ел башыннан Россиягә 90 мең ватандашыбыз кайтты

2017 нче ел башыннан Россиягә ирекле күченү программасы кысаларында 90 мең ватандашыбыз кайткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Колокольцев шулай ук Россиягә соңгы ун елда чит илләрдән кайтучылар статисткасын да җиткергән. Аның сүзләренчә, бу сан хәзер 700 мең кешегә җитеп килә икән.

“10 ел эчендә Россиягә барлыгы 675 меңләп ватандашыбыз кайтты, шуның 90 меңе быел”, – дип билгеләп үткән Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы. Бүгенге көндә әлеге программада илнең 60 төбәге катнашуын, якын арада анда тагын ике субъект – Татарстан һәм Башкортстан кушылачагын җиткергән.

Искәртеп үтик, ирекле күченү программасы эшенә быел бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүленгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20