Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.01.2016

Көчле буран булу сәбәпле, казанлыларның шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торуын сорыйлар

 Кар күп яву һәм көчле җил булу сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә игътибарлы һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Мондый һава торышы булганда, юлларда транспорт һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен казанлыларга җәмәгать транспортыннан файдаланырга һәм шәһәрдән читкә барудан мөмкин булганча тыелып торуларын сорыйлар, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

Автомобильчеләргә тизлекне 40 км/сәг тән арттырмаска, дистанция һәм ян интервалны сакларга, шулай ук юл чатларында, җәяүлеләр юлында, җәмәгать транспорты тукталышларында игътибарлы булырга киңәш итәләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20