Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.09.2016

Күчмә халыклар уеныннан Татарстанга 7 медаль кайта

Татарстан спортчылары алыш, кыргыз көрәше һәм җәядән ату төрләрендә көч сынашты. Шунысы сөендерә: барлык катнашкан төрләрдә дә медаль яуланды.

Кыргыз көрәше буенча Риназ Гарипов 55 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә – өченче, Ренас Кәлимуллин 84 килограмм авырлык үлчәвендә икенче урын яулады. 55, 60, 66, 74, 84, 96 һәм авыр үлчәүдә барган кыргыз көрәшендә 121 спортчы көч сынашты.

Татарстанның спортчы кызлары алыш төрендә ике медаль яулады. Камилла Елисеева 55 килограммда көч сынашып барлык көндәшләреннән дә өстен чыкса, Алена Калугина 60 килограммда бронза медаль яулады.

Җәядән атуда татарстан спортчысы Татьяна Павлова – алтын, Илдар Сафиуллин – көмеш, Евгений Яковлев бронза медаль яулады.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20