Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2017

"Күчтәнәч" тапшыруында курайда уйнаучы, җырчы һәм биюче балалар катнаша

Дәү әти белән Дәү әни янына күп очракта төрле районнардан сәләтле балалар килә. Ә Татарстанның төрле районнарыннан килгән талантлы балаларның чыгышына Дәү әти, Дәү әни, Йомшаккай һәм Ак тәпи сокланып туя алмыйлар.

Бу юлы «Күчтәнәч» тапшыруына кунакка Әтнә районының сәләтле балалары килгәннәр. Аларның берләре җырлый-бии, ә икенчеләре бик оста итеп курайда уйный. Балалар «Күчтәнәч"кә күчтәнәчсез килмәгәннәр: Дәү әнигә атап алар зур бәйрәм торты пешергәннәр. Күчтәнәчкә иң нык сөенгәннәре Ак Тәпи белән Йомшаккай булган. Тиздән Әтнәнең сәләтле балалары белән «Күчтәнәч» тапшыруын карарга онытмагыз. Бу урында тапшыруның төп максатын да онытырга ярамый: «Күчтәнәч» менә инде дистә елдан артык республикабызның сәләтле балалары белән таныштырып килә.

Һәр эш көнендә «Күчтәнәч» тапшыруын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 15:00 һәм 20:15 сәгатьләрдә, «ТНВ-Планета» телеканалында 15:15 һәм 21:20 сәгатьләрдә карый аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!