Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

КДМУ белән Канада табиблары һәм хирургларының Корольлек колледжы хезмәттәшлек турында килешү имзалады

 Казан дәүләт медицина университеты һәм Канада табиблары һәм хирургларының Корольлек колледжы үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Әлеге тарихи вакыйга бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә булды.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вавин, КДМУ ректоры Алексей Созинов, Канада Корольлек колледжы генераль директоры Эндрю Падмос, Канада Корольлек колледжы төбәк директоры, Канаданың әйдәп баручы кардиохирургы Кәрим Каюми, Көнбатыш Коннектикут сәламәтлек саклау челтәре вице-президенты Рамин Әхмәди катнашты.

Алексей Созинов Канада делегациясенең Казанга визиты максаты, КДМУны Канада һөнәри стандартлары буенча табиблар резидентурасы программасының Корольлек колледжы аккредитациясенә әзерләү максаты белән, КДМУ һәм Корольлек колледжы арасында килешү төзүдән гыйбарәт булуын билгеләп узды.

Аның әйтүенчә, 2015 нче елның октябрендә КДМУ базасында резидентураның “Эчке авырулар” сынау проекты гамәлгә ашырыла башлаган. Ул алга таба, Корольлек колледжы аккредитациясен алгач, Казан медуниверситетына Канада һәм АКШ медицина мәктәпләре чыгарылыш укучыларын өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк. Алексей Созинов аңлатып узганча, Корольлек колледжы белем бирү оешмасы түгел, ул Канаданың бөтен табиблар җәмгыяте мәнфәгатьләрен яклый, белем бирү стандартларын, Канадада табибларга һөнәри эшчәнлек рөхсәт итү процедурасын билгели.

“Без инде менә ярты еллап хезмәттәшлек итәбез. Университетыбызда эшләячәк администратор, мөгаллимнәрне билгеләдек, төп методик материалларны әзерләп куйдык. Сынау буларак беренче резидентлар төркеме формалашты һәм аңа дүрт кеше керде. Бу безнең вуз чыгарган белгечләр – 2 Пакьстан кешесе, 1 Һиндстан гражданы һәм АКШтан 1 кеше. Әлегә проект Россия гражданнары катнашуын күздә тотмый. Резидентлар Республика клиник хастаханәсе, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында белем алачак. Шулай ук, кардиология циклларының берсе Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә узачак”, - дип сөйләде ректор.

Гадел Вафин чыгышында Казанда медицина белеме сыйфаты шактый ук югары булуын ассызыклады. Күптән түгел ординатураны тәмамлаган белгечләр, нейрохирурглар Нью-Йоркта табиб сертификатын раслап, уңышлы гына эшләп килә. Казаннан укып киткән табиблар Израиль, Франция, Алманиядә дә эшли. “АКШ, Канададан яшь белгечләр өчен резидентура бездәге клиника базаларының бик заманча җиһазланган булуын һәм анда медицина хезмәте югары дәрәҗәдә күрсәтелүен дәлилли. Безнең министрлык килешү төзелүне бик хуплый, бу хезмәттәшлек үсеш алсын өчен, җезнең тарафтан максималь ярдәм күрсәтеләчәк”, - дип вәгъдәләде министр.

Гадел Вафин бу программаның Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге белән берлектә тормышка ашырылачагы турында белдерде. Ул февраль аенда Татарстанда җитештерелгән симуляцион җайланма белән җиһазланган симуляцион үзәк ачылачагын хәбәр итте. Бу үзәк студентларны һәм яшь белгечләрне әзерләүгә һәм аларның белеменә йөз тотачак. “Шул рәвешле, министрлык Казанда медицина белеме тагын да көндәшлерәк булсын өчен, үзеннән өлеш кертә”, - диде министр.

Эндрю Падмос фикеренчә, бу партнерлык Канада һәм Татарстанда иң яхшы медицина ярдәме булачагына этәргеч бирәчәк. “Хезмәттәшлегебезнең перспективаларын тулысынча аңлар өчен, КДМУ коллегалары белән эшнең башлануын түземсезлек белән көтәм”, - диде ул.

Кәрим Каюми Казандагы медицина хезмәте белән танышып, аның бик югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. “Әлеге килешү Казандагы медицина юнәлешендәге белемне халыкара стандартларга якынайтыр дип уйлыйм”, - диде ул.

Аннан соң, рәсми затлар килешү имзалау процедурасына кереште.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20