Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2016

Керәшен фольклор ансамбле армиягә озату күренешен сурәтләгән клиплар төшерде

Интернет челтәрендә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор дәүләт ансамбленең яңа клибы пәйда булды. Ул Зөя утрау-шәһәрлегендә төшерелгән. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына ансамбльнең өлкән администраторы Екатерина Максимова хәбәр итте.


“Татар-информ” алдан язганча, артистлар Зөя утрау-шәһәрлегендә берьюлы 3 клип төшергәннәр. Шуларның берсе — “Париж көе” җырына. Аны “Озату”, “Казак озату” дип тә атап йөртәләр. Клипта да яшь егетләрне солдатка озату сурәтләнгән. Биредә керәшеннәрнең милли киемнәрен, биюләрен дә күрергә мөмкин. Егетләр − хәрби казак киемнәреннән. Кылыч белән биюләр дә хәрби теманы чагылдыра.

Яңа клипның сценарий авторы — фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Иҗат төркеменең калган клиплары да якын арада тамашачылар хозурына тапшырылачак. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20