Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2015

Кешеләр күпләп булган барлык объектларда инвентарьләштерү үткәрергә кирәк - ТР Президенты

Кешеләр күпләп булган барлык объектларда инвентарьләштерү үткәрергә кирәк - ТР Президенты Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисади советы утырышынКазанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башлады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

"Бу бик зур фаҗига, - диде Рөстәм Миңнеханов, - коткару эшләре әле дә дәвам итә, хәрабәләрне чистарталар һәм без үлүчеләр арасында әле күпме кеше булачагын белмибез". Рөстәм Миңнеханов инде җинаять эшләре кузгатылды, дип искәртеп узды.

Ул хокук саклау органнарына "Адмирал"дагы янгынның сәбәпләрен тикшерүне һәм вазгыятьне җентекле контрольда тотуны йөкләде. Мондый фаҗигаләр гаепсезләрдән башка булмый, диде ул. Сәүдә үзәге бинасы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән.

Татарстан Президенты сүзләренчә, "Адмирал" сәүдә үзәге җитәкчелеге экстремаль вазгыятьтә куркынычсызлык тәэмин итмәгән, тагын кешеләрне эвакуацияләүне оештыра алмаган.

Рөстәм Миңнеханов урыннарда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия үткәрүне йөкләде, шулай ук халык күпләп булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итүне таләп итте. "Кешеләр күп булган объектларда инвентарьләштерү үткәрү зарур", - дип белдерде ул.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20