Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

“Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында 2 тонна макулатура җыелган

Диния нәзарәтендә «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» акциясенә нәтиҗә ясалды. Макулатура җыю буенча хәйрия акциясе узган ел бик популяр иде, быел исә ул инде республика масштабын яулаган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәзарәттә урнашкан макулатура кабул итү пунктында оешмалардан һәм шәхси затлардан 2 тонна кәгазь җыелган. Аннан кергән акчалар «Зәкят» фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга юлланачак. Үзләреннән иң зур өлеш кертүчеләр арасында ҖЧҖ «Азамат», ҖЧҖ «Казань XXI век», ҖЧҖ «Транснефть-Охрана».

Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренчә, Нигъмәтуллиннар гаиләсе хәйрия акциясендә өченче ел катнаша. «Кадрия Нигъмәтуллина улы Эмиль белән безнең активистлар. Алар ел да макулатура җыюда, аны тапшыруда һәм үлчәүдә ярдәм итә».

Активистларга Диния нәзарәтенең һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылган. Көз көнне мөселман яшьләре активистлары «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» акциясен дәвам итәргә ниятли.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!