Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

Кичә III “Казан-Болгар” веломарафоны узды

Кичә, 2 нче август көнне, 3 нче «Казан-Болгар» веломарафоны узды. Бу елда «Татарстан — Яңа Гасыр» компаниясенә 15 ел тулу сәбәпле, бу эстафета да әлеге зур матур датага багышланды.

Иртәнге 5.00 Казан Кирмәне янында инде тормыш кайный иде. Репортерлар, корреспондетлар, велосипедлар һәм велоэстафетаның геройлары — марафончылар. Һәр елдагыча «Казан — Болгар» велоэстафетасын үтәргә «Болгар радиосы» алып баручылары, ди-джейлары, хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, җитәкчеләре җыелган иде. Әмма «Казан — Болгар» веломарафонын «Болгар радиосы» оештырса да, телеканал да читтә калмый. Инде икенче ел рәттән марафончылар рәтендә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалының продюсеры Гиниятов Данил Шамил улы да булды. Бу елны исә ул Казан — Болгар маршрутын тулысынча узды, төгәлрәге, 200 чакрым араны велосипедта барды. Билгеле, «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Әминов Илшат Илдус улы «Казан -Болгар» велоэстафетасын, гадәттәгечә, башлап җибәрде.

Елдан ел «Болгар радиосы» оештырган «Казан-Болгар» велоэстафетасы популярлаша. Узган елны алып баручылар белән бер рәттә бары тик Илсөя Бәдретдинова гына барган булса, бу елны инде велосипед өстендә Вил Усманов, Дилә Нигъматуллина, Зинира — Ризат Рамазановлар, Гүзәлем — Салават Миңнеханов, Дилия Әхмәтшина һәм кабаттан Илсөя Бәдретдинова иделәр.

«Болгар радиосы» «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә 15 ел тулу уңаеннан уздырган зур «Казан — Болгар» веломарафоны 17.00 төгәлләнде. Болгарга «Болгар радиосы» алып баручылары үзләре генә түгел, ә Спас районы башлыгы Нугаев Камил Әсгәт улы белән берлектә керделәр. «Инде мәктәп эскәмиясеннән бирле бу тимер атка утырганым булмаса да, бүген рәхәтләнеп, „Казан-Болгар“ велоэстафетасы кысаларында, 5 чакрым юлны үттем» — диеп комментарий да бирде.

Инде 18.00 дә Болгар шәһәрендә, Ак мәчет янындагы мәйданда концерт башланды. Әлки, Балык Бистәсе, Кайбыч, Балтач районнарыннан килгән тыңлаучыларыбыз, тамашачыларыбыз бар иде. Татар эстрадасының танылган җырчылары катнашында узган концерт 2 сәгать дәвам итте һәм керү бушлай иде.

Елның иң көтелгән чарасы шулай бер мизгел булып узып китте. Киләсе елга «Казан -Болгар» веломарафоны зуррак масштаб алып дәвам итәчәк!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера