Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2017

Кичке уен театрлы тамашага әверелә

Пәнҗешәмбе, 13 нче апрель, “Вечерняя игра” тапшыруына Россиянең атказанганһәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин кунакка килә.

Артист һәм педагог үзенең сәхнә серләре белән генә уртаклашып калмыйча, мөгаллимлек эшчәнлеге турында да сөйләп узар. Артист 1970 нче елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Соңрак үзе укыган училищеда актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә һәм спектакльләр куя.

Халык артисты белән “Вечерняя игра” тапшыруын 13 нче апрель "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 22:10 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!