Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2017

Кичке уенда "Яшьләр тукталышы" тапшыруының элеккеге алып баручысы катнаша

Дүшәмбе кичендә «Вечерняя игра» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Рузил Гатин катнаша. Кече яшьтән җыр сәнгатенә тартылган җырчы һәм алып баручы бүгенге көндә күп кенә популяр фестиваль һәм бәйгеләр җиңүчесе буларак билгеле.

Чаллыда туып-үскән җырчы Казанда «Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе булып таныла һәм вакыт үтү белән фестиваль аша үскән артист аның даими алып баручысына әйләнә.

Рузил Гатинны бер төркем яшьләр «Яңа Гасыр», «Беренче канал» телеканаллары аша белсә, урта буынга ул Татарстандагы рәсми чараларны алып баручы буларак билгеле. Соңгы елларда яшь җырчы республика җитәкчелеге булган чараларда еш катнаша.

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган артист бала вакыттан җырлап үскән. Ул 2003 нче елда республикакүләм «Йолдызлык» фестивалендә Гран-при яулый. Татар яшьләре аның «Яңа Гасыр» телеканалында «Яшьләр тукталышы» тапшыруын алып баруын да яхшы хәтерли. Рузил Казан телевидениесендә генә тукталып калмыйча, үзен «Беренче канал» проектларында рус артистларына пародия куючы яшь юмор остасы буларак та танытты.

Рузил Гатин түбәндәге фикерен җиткерде: «Мин җырчы да, алып баручы да, кайсысы уңышлырак чыкканын тамашачы үзе әйтсен». Дүшәмбе кичендә «Вечерняя игра» тапшыруы артистны кайсы яктан күбрәк ача алыр һәм кирәкле ачкычлар табылырмы?

Сорауга җавапны дүшәмбе, 10 нчы июль, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Вечерняя игра» тапшыруын карагач белерсез. Тапшыру 22:10 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций