Кичләрегезне “Вечер” фильмы белән күңелле уздырыгыз

Шимбә кичендә «Яңа Гасыр» каналы «Вечер» фильмын тәкъдим итә. Яшьлек мәхәббәтенең гомер дәвамында иң якты һәм самими хатирәләрнең берсе булып калуын дәлилләгән фильмны карамыйча калмагыз.
Фильмның төп герое Энн Грант шатлыклары белән бергә борчулары да булган озын гомер кичерә, ләкин беркем дә бу тормышта аның зур сере бар дип уйламаган. Бары үлем алдыннан гына Энн җиткән кызларына үзенең бердәнбер һәм чын мәхәббәтен очраткан вакыйга хакында сөйли.
Яшьлек хисләре һәм самимилек ташып торган ике бәхетле көне 50 елдан соң да аның күңелендә бер хатирәсен югалтмыйча бүгенгедәй сакланган, ләкин аның җаны хәзер тынычлык сорый. Энн балаларына кылган адымның бер үк вакытта сагыш та һәм әйтеп булмаслык бәхет тә китерә алуын аңлатырга тели. Яшьлек мәхәббәте һәрвакыт Энн тормышында язмышның моңсу һәм шатлыклы тарихын булдыра алган сәбәпләрнең берсе булып калган. Кызлары әнкәләренең үлем алдында булуы белән югалып калганнар, ләкин алар үз борчулары турында да онытмыйлар. Кызлар үз язмышларының тавышын ишетә алырлармы?
Сорауга фильм җавап бирә. Шимбә, 16 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Вечер» нәфис фильмын 23:00 сәгатьтә карарга онытмагыз.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова