Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2017

Кичләрен “Старики-разбойники” экраннар каршына дәшә

Җомга, 22 нче сентябрь, кичегезне «Старики-разбойники» фильмын карап уздыру мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Яраткан эшенең һәркем өчен һәр яшьтә кадерле булуын дәлилләгән фильмны карарга онытмагыз.

Фильмның үзәгендә кызыклы тарих ята. Прокуратура тикшерүчесе Мячиковны мәҗбүриләп эшеннән җибәрергә телиләр. Беренчедән, аның күптән пенсия яше тулган, ә икенчедән, аның урынына «югарыдан» җибәрелгән кеше бар. Үзеннең күптәнге дусты — инженер Воробьев белән ул зур җинаять оештырырга тели. Шул эшне ачыклап, ул үзенең эшен дә саклап кала һәм, шуның белән бергә, үзенең алыштыргысыз булуын да дәлилләргә җай чыга.

Ике дусның корган ниятләре тормышка ашармы? Бу турыда сез 22 нче сентябрь 23:00 сәгатьтә «Старики-разбойники» фильмын карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин