Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.09.2016

Киләчәктә бөтен кеше акчаны интернетта эшләячәк - Дмитрий Еремеев

Якын киләчәктә җирдә яшәүчеләрнең күбесе интернетта акча эшләячәк, ә IT-өлкәгә сарыф иткән акча күпчелек оешмаларның бюджетын төзегәндә беренче планга чыгачак, шуңа күрә эзләүне оптимальләштерү актуальлеге югалмый. Бу хакта, шулай ук SEO-индустрия тенденцияләре, килчәк технологияләре өлкәсендә алгарышка ирешкән идеяләр турында Россиянең IT-белгечләре турында Казан мэрының IT-технологияләр мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Fix компанияләр төркеме президенты, проект авторы Дмитрий Еремеев сөйләде.

Конференциядә Mail.ru, «ВКонтакте», Rambler, Yandex, Alibaba кебек әйдәп баручы дөньякүләм компанияләрдән меңгә якын IT-белгеч, оптимизаторлар һәм топ-менеджерлар катнашты. Бүген алар югары технологияләр өлкәсе хезмәткәрләре SEO-индустрия, digital-технология һәм мобиль эшләнмәләр тенденцияләре һәм трендлары турында фикерләшәчәк.

"Сыйфатлы сайтлар эшләү, эзләү системасы ярдәмендә кулланучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча фикер алышулар булды. SEO-оптимизаторлар аерым урын били башлый. Бу көрәш түгел, ә синергия. Соңгы вакытта эзләү системасы һәм социаль челтәрләр вәкилләре интернетта эшли торган инструментларны үстерә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген аңлата, бер-берсенә сыйфатлы контент булдырырга ярдәм итәләр, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтүләре бу нәкъ синергия булуын күзәтәм, - дип фикерен белдерде SEO-Conference җитәкчесе. Моннан кулланучылар һәм эзләү системасы да ота. Бүген бу тренд".

"Тагын бер кызыклы күренеш - хәзер трафикның күбесе мобильгә китте, маркетларда эзләү оптимизациясе юнәлеше барлыкка килде, хәзер эзләү системасында түгел, ә PlayGoogle яки AppleStore да эзлиләр дигән сүз бу. Мобиль кушымта белән күбрәк, ә веб-кушымта белән азрак эш итәләр. Анда да SEO-оптимизация, бары тик рейтинг һәм кушымтаның эшләү вакыты кебек яңа критерийлар барлыкка килә", - диде спикер.

Дмитрий Еремеев сүзләренчә, конференция 7 ел элек Казан IT-паркында SEO-белгечләрнең очрашып аралашу ихтыяҗын тормышка ашыру өчен уйланылган. Конференция программистлар һәм оптимизаторлар бергә җыелып аралаша, трендлар алмаша торган мәйданчыкка әйләнде.

"Еш кына безнең өлкәдә эшләүчеләр, интернетта акча эшләүчеләр - аралашмый торган кешеләр, кагыйдә буларак, алар барысы да компьютерлар алдында утыра һәм беркая чыкмыйлар. Ә каядыр барып алар телендә аралашу бик сирәк күренеш, - дип уртаклашты ул. - 7 елда докладларның сыйфат дәрәҗәсе күтәрелгән, катнашучылар сан арткан, нормаль эволюция процессы башланды. SEOга маркетинг, партнерлык программалары, мобиль эшләнмәләре һәм юзабилити юнәлешләре өстәлде".

Соңгы вакытта SEO ныклы үсеш алды. Россия оптимизаторлары да читтә калмый. Хәзер Россиядәге программистлар чит ил трафигына да юнәлтелгән проектлар эшлиләр. Эре халыкара проектларда рус телле белгечләр күп катнаша.

"Киләчәктә бөтен кеше дә интернетта акча эшли башлаячак дип уйлыйм. Хәзер хәтта таксистлар да үзләрен партнерлар дип саныйлар, барысы "мобиль" аша эшли. Без барыбыз да барлык процессларны оптимальләштерү һәм интернетта акча эшләүгә барабыз. Базар үсә, бу тармакны үстерүгә ныклы басым ясала", - дип тәмамлады чыгышын Дмитрий Еремеев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20