Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2017

Кино фонды прокаттагы Россия фильмнарының өлешен 30 процентка кадәр арттыру яклы

Кино фонды прокаттагы Россия фильмнарының өлешен 30 процентка кадәр арттыру яклы, дип яза «Интерфакс».

«Быел Россия фильмнары 6,7 миллиард сум эшләгән, без кино прокатында 20 процентлык өлешне алып торабыз. Агымдагы ел, узганы кебек, рекордлы булуына ышанабыз. Шуның белән бергә, дәүләт мәдәният сәясәте стратегиясе милли киноның 30 процентлы өлешкә ия булу бурычын куя. Бу катлаулы эш, чөнки чит илнекеләр белән илебездәге картина бюджетларын чагыштырырлык түгел», — диде бүгенге Россия Мәдәният министрлыгының утырышында Кино Фондының башкарма директоры Антон Малышев.

«30 процентлы өлешне яулыйбыз дигәндә, Фондка, министрлыкка, продюсерлар җәмгыятенә бергә эш итү сорала», — диде Малышев.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин