Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2017

Кинофестивальнең быелгы кунагы Марат Бәшәров киләсе елга аның номинанты булырга мөмкин

XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасында кунак буларак катнашкан Марат Бәшәров киләсе елда шушы ук фестивальдә җиңүче булып басып торырга мөмкин. Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасында Россия күләмендә танылган актер шушы теләген җиткерде. «Алла бирса, киләсе елга без шушы сәхнәдә „Мулла“ фильмын төшерү төркеме белән басып торырбыз», — диде актер.

Искәртеп узабыз, Татарстанда кинофестиваль форматына туры китерелеп Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлады. Марат Бәшәров фильмда зур булмаган рольне — төп геройның рус телле дусты Артур ролен башкара. Проектның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова аның киләсе кинофестивальгә өлгертеләчәген вәгъдә итә.

Марат Бәшәров кичә «Родина» кинотеатрында үткән фильм проектын тәкъдим итү чарасында да, кинофестиваль ачылу тантанасында да мөмкин кадәр татарчалап аралашырга тырышты. Россия күләмендә танылган актер беркайчан да җырчы артист буларак танылмаса да, тантана өчен махсус татарча җыр әзерләгән иде. Тамашачы аның «Йә, әле кара-кара, Кара күземә генә. Карасаң күземә генә Булырсың үзеңә генә», дип җырлавын көчле алкышлар белән кабул итте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера