Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2017

"Китап укучылар автобусы" Бөгелмә урамнары буйлап өченче тапкыр узды

Бөгелмә шәһәре эчендә йөри торган маршрут автобусларының берсендәге пассажирлар, балалар китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән, юл уңаеннан әдәбият дөньясына чумдылар. Инде беренче тапкыр гына уздырылмый торган чараларның бусы шагыйрә Марина Цветаева юбилеена багышланды, дип яза җирле басма.

1 «А» маршруты автобусы пассажирлары күренекле шагыйрәне тормыш юлы, иҗаты турында күп кызыклы фактлар ишеттеләр; шигырьләрен һәм И. Аллегрова, А. Пугачёва, В. Пономарёва башкаруында аның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар.

Вәгъдә ителгәнчә, китап укыганда фотога төшкән беренче пассажирларга бүләкләр бирелде. Бүләк, әлбәттә, китап иде.

«Китап укучылар автобусы» Бөгелмә урамнары буйлап өченче тапкыр уза инде. Чара китапка карата кызыксыну уяту, шәһәр халкын китапханә мөмкинлекләре белән таныштыру һәм китап укуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә һәм анда катнашу бәхете тигән кешеләрдә бик уңай тәэсирләр уята.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин