Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2017

Китап укырга кызыктыра торган әдәби тапшыру күрсәтелә

“Өйрәнегез һәм укыгыз. Китапларның җитдиләренә игътибар итегез. Калганын дөнья үзе эшли.” Фёдор Достоевскийның бу сүзләре бүгенге көнгә кадәр актуаль санала. Китап кешегә белем һәм катлаулы мәсьәләләрне чишү өчен төпле аң өсти.

2015 нче елда Рәсәйдә Әдәбият елы игълан ителү күп әдәби проектларны сафка бастырды. Әдәбиятка һәм китап укуга игътибарны арттыру, китап дөньясы проблемаларын чишү һәм рәсәйлеләрнең китаплар белән кызыксыну көчен үзгәртү әлеге елның төп максатларыннан саналды. Шушы төп планнарны хөкүмәт үз алдына бурыч итеп куйды һәм, озак та үтмәстән, күп мәдәни проектлар эшли башлады. “Фолиант в столетнем переплете" телепрограммасы шул проектларның берсе булды. Әдәбият елы тәмамлануга ике ел узса да, программа үз эшчәнлеген дәвам итә. Әдәбиятка кызыксыну уята торган тапшыруны сез дә карарга онытмагыз.

Сишәмбе, 20 нче июнь, 13:15 сәгатьтә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Фолиант в столетнем переплете" тапшыруы сезне көтә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»