Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017

Китапханәчеләр башваткыч сорауларына җавап эзли

Якшәмбе, 28 нче май, “Башваткыч” тапшыруында Мамадыш районы китапханәчеләре катнаша. Күп китап укыган кешене белемле ди халык, ә чынлыкта моның ничек икәнлегенә китапханәчеләрнең башваткыч чишүеннән чыгып нәтиҗә ясарсыз.

Китапханәче җиңел һөнәр кебек. Шулай бит инде: укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханә эшенең нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасаң, аның җаваплы, күп хезмәт таләп иткән һөнәр булуына ышанасың. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар.

Ул үзенең хезмәтен яратуы белән укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, киләчәк буынның күңелен дә баета. Гомере буе район үзәк китапханәсендә эшләгән хезмәткәрләр китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни укучыларны да зур кунакны каршылагандай каршылыйлар. Алар өчен һәр кунак кадерле, һәрберсенә алар күңел ачкычы таба белә. Чираттагы “Башваткыч” тапшыруы сорауларына алар ачкычны шулай ук җиңел табарлармы? Моны сез тапшыруны карагач белерсез.

 Мамадыш районы китапханәчеләре белән “Башваткыч” тапшыруын 28 нчы май 18:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»