Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

“Әкият” курчак театры 84 нче сезонын башлый

Яшь тамашачыларны гадәттәгечә 11.00 сәгатьтә премьера спектакле карарга көтеп калалар. Быел яңа сезон танылган режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Светлана Дорожко куйган «Хаврошечка» спектакле белән башланып китә.

Театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Хаврошечка» спектакле «Крошечка-Хаврошечка» дигән рус халык әкиятенә нигезләнеп әзерләнгән.
13.00 сәгатьтә кече тамаша залында Р. Зәйдулланың «Бүре җиләге» әсәре тәкъдим ителә. Ул татар телендә барачак. Спектакльне театрның баш режиссеры, профессор Илдус Зиннуров куйган. Нәни тамашачыларга кечкенә бүре балаларының ничек итеп әхлак, патриотлык, ышаныч һәм гаделлек төшенчәләренең мәгънәсенә төшенүе шигъри тел белән сөйләп бирелә.

Балаларны тамаша башланыр алдыннан әкият геройлары каршы алачак. Ә яңа театр сезоны һава шарлары салюты белән ачылачак, ди оештыручылар.

Шулай ук бүген ,"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында, бердәм Мәдәният дәресе оештырыла һәм башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр таратыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!