Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2017

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 83 нче сезоны ябылды

Кичә Татарстан дәүләт театрлары арасында соңгылары булып, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры ике премьера белән үзенең 83нче театр театр сезонын төгәлләде. Рус труппасы Л. Савчук «Хаврошечка» спектаклен күрсәтсә, татар труппасы сезонны «Тамчылар» спектакле белән япты.

Әлеге ике спектакльне дә театрда чакырылган режиссерлар куйды. «Хаврошечка"ны Красноярск курчак театры режиссеры Светлана Дорожко, «Тамчылар» спектаклен Нәфисә Исмәгыйлева чыгарды.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры 84нче сезонын 15 сентябрьдә ача, дип хәбәр ителә театрның рәсми сайтында. Сезон «Хаврошечка» һәм «Бүре җиләге» (Р.Зәйдулла) спектакльләре белән ачылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин