Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

Классик баянчыларның танылган вәкиле турында телеочерк күрсәтелә

Якшәмбе, 16 нчы июль, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Татарстанның халык артисты, танылган баянчы Рамил Курамшин турында «Йөрәктән — йөрәккә» дип исемләнгән телеочерк күрсәтелә.

Татарстанның халык артисты һәм танылган баянчы Рамил Курамшин - татар сәнгате дөньясында лаеклы урын яулаган шәхес. Ярты гасыр гомерен ул бар калебе белән татар моңын пропагандалауга багышлаган. Баянчы күркәм җырлар, баян өчен концертлар язган һәм халык көйләрен эшкәрткән танылган автор.

Аның баян өчен бихисап күп әсәрләрен яшь музыкантлар дәресләрдә өйрәнә. Бүгенге техника һәм технология культы заманында татар эстрадасы милли моңга ярлыланып бара. Рамил Курамшин иҗат юлында милли билгеләргә һәм татар җыр-моңына өстенлек биреп, тулы көче белән халкы өчен хезмәт иткән сирәк милләтпәрвәрләр рәтендә тора. Якшәмбе «Йөрәктән — йөрәккә» дип исемләнгән телеочеркта Татарстанның халык артисты һәм танылган баянчы Рамил Курамшин нинди образда килеп басар?

Төрле кызыклы сорауларга җавапны якшәмбе 14:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Йөрәктән — йөрәккә» дип исемләнгән Рамил Курамшин турындагы телеочеркны карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!