Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.10.2017

Классик мелодрама сезнең белән ял кичен каршылый

Җомга кичендә күпләргә билгеле “Собака на сене” фильмы күрсәтелә. Мәхәббәтнең төрле дәрәҗәләргә ия булган кешеләрне дә кавыштыра алуына ишарә ясаган фильмны карарга онытмагыз.

Искиткеч “Собака на сене” Совет чоры мелодрамасы берьюлы берничә герой арасында оешкан мәхәббәт мөнәсәбәтләрен тасвирлый. Мадам Диана зур байлыкка ия һәм аны зур даирәләрдә хөрмәт итәләр, ләкин иренә ярарлык ир-атлар эзләүдә ул һәрвакыт зур каршылыкларга очрый. Бер караганда, Мадам Диана артыннан хәлле әфәнделәр дә йөриләр, ләкин аларның берсе дә синьораның йөрәк түренә гади бер сәркатип кебек үк үтеп керә алмый. Сәркатип, үз чиратында, Мадам Диана һәм хезмәтче кыз арасыннан берсен сайлый алмыйча җәфа чигә. Хезмәтче кыз затлы нәселдән булуы белән мактана алмаса да, ул бик ягымлы һәм яхшы күңелле кыз булуын дәлилли.

Фильм гади иҗат әсәре булудан бигрәк, күбрәк мюзикл булып тора. Югары актерлык составы фильмга сыйфаты һәм сәхнәгә куелышы ягыннан өстәмә уңыш алып килә һәм фильм Лопе де Вега пьесасының төп нөсхәсеннән һич кенә дә ким килеп чыкмаган. Тамашачыларга дворян нәселе вәкилләренең үз хуҗалары белән тыгыз мөнәсәбәт тарихлары сурәтләнелә. Фильм кабаттан мәхәббәтнең төрле дәрәҗәләргә ия булган кешеләрне дә кавыштыра алуына ишарә ясый. Югарыда саналган сыйфатларның һәммәсе фильмны бүгенге көндә ил кино сәнгатенең иң уңышлы фильмнары рәтенә кертүдә үз көчен алып килде.

Фильмны җомга, 13 нче октябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында карарга мөмкин. Маҗаралы “Собака на сене” фильмы “Яңа Гасыр” каналында 22:10 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20