Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

“Клиника” гаҗәеп маҗаралар дөньясына чакыра

Шимбә кичен маҗаралы фильм карап уздырасыгыз килсә, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 17 нче июнь «Клиника» фильмын карагыз.

«Клиника» фильмының төп геройлары — гадәти яшь парлар. Яшь хатын Бет Черч бала көтә. Тиздән аның бала табар вакыты да килеп җитә. Героиня көмәне өчен нык борчыла. Ник дигәндә, аның моңа кадәр бер йөген югалтканы була инде. Төннәрен яшь хатын еш кына саташа, саташулары карынындагы сабые белән бәйле.

Шуңа да карамастан, яшь гаилә Бетның әнисенә Раштуа кичен каршыларга юл ала. Юл арасы артык озын булмаса да, яшь пар зур булмаган кунакханәдә төн кунарга уйлый. Кунакханә хуҗасы һәм берничә тыштан бик сәер күренгән даими яшәүчеләр йөкле Бет Черчка зур игътибар күрсәтәләр. Бассейн янында яшь пар назлы кич уздырып, соңыннан бүлмәләренә китәләр. Ире, бераз капкалап килү нияте белән, якындагы ашханәгә барып килергә була. Кэмерон Черч кире кайтканда, хатыны Бет бүлмәдә булмый инде…

Яшь парны нинди куркыныч маҗаралар көтә һәм Черч гаиләсе үз каршысына куелган киртәләрне җиңеп чыга алырмы?

Сорау тулы фильмга эчкерсез җавапларны шимбә, 17 нче июнь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 23:45 сәгатьтә «Клиника» фильмын карап белерсез.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!