Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2017

Көн дәвамында “Яңа Гасыр” телеканалында “Участок” бүленә

Һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы үз тамашачыларын танылган «Участок» телесериалы белән сөендерә. Өлгермәгәннәр өчен телесериал көн дәвамында кабатлап та күрсәтелә.

Телесериалның үзәгендә гади шәһәр милиционеры Павел Кравцов сурәтләнә. Аны гади кеше дип әйтеп булмый: әгәр дә ул кемнеңдер кулына богау салса, гафу үтенә һәм кулларын уңайсызландырмыймы дип сорый.

Ул намус яратучан һәм үзе дә намуслы, ул яшь, ләкин бик уйланучан. Мондый сыйфатлары белән өлкән лейтенант шәһәр милициясендә уңышлы карьера төзи алмый. Төрле сәбәпләр бергә җыелып, ул гади бер Анисовка дигән урыс авылына участок инспекторы булып эшкә кайтып төшә. Өлкән лейтенант Кравцов үзенең бөтен борчу-уйларын һәм барысын-барысын шәһәрдә калдырып, үзенең бердәнбер дусты — бладхаунд токымлы Цезарь исемле тугры дусты белән авылга китә. Шушы авылда аларның маҗаралары башлана да инде…

Һәр эш көнендә «Участок» телесериалын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 12:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә карагыз. Яраткан сериалыгызның соңгы серияләрен карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера