Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2017

Көньяк Осетиядәге сугыш чолганышында калган гаилә тарихын “Август восьмого” фильмы сөйли

Җомга «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы телевизор караучылар игътибарына Көньяк Осетиядәге 2008 нчы елгы сугыш хәрәкәтләрен тасвирлаган «Август восьмого» хәрби драмасын тәкъдим итә.

Исеменнән үк аңлашылганча, фильм 2008 нче елда Көньяк Осетия дәүләтендә булган хәрби низаг турында сөйли. «Август восьмого» хәрби драмасының төп персонажы Ксения - яшь һәм бик чибәр хатын-кыз. Ул ире белән аерылган һәм ялгызы гына җиде яшьлек улы Артёмны тәрбияләп үстерә.

Көннәрдән бер көнне малайның атасы Заур Ксениягә шалтырата һәм аннан улын берникадәр вакытка аның әти-әнисенә Кавказга кунакка кайтаруны сорый. Кыз риза була, чөнки Артёмга ныклы ата тәрбиясе җитмәвен ул яхшы аңлый. Бераздан коточкыч вакыйгалар башлана һәм Кавказда хәрби хәрәкәтләр урын ала башлый. Мондый хәбәр Ксенияне көчле аптырашта калдыра һәм ул, озак уйлап тормастан, Көньяк Осетиягә улын коткарырга дип китә. Куркыныч вакыйгалар нинди нәтиҗә белән тәмамланыр?

Сорауга җавапны 8 нче сентябрь 22:50 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Август восьмого» фильмын карап белә аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера