Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2017

Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать дүрттә укыла

Казанда Кол Шәриф мәчетендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә укыла. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерде.

Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанның Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә башлана, 04.05 сәгатьтә - хөтбә. «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы тамашачылары өчен Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!