Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2017

"Ком сәгате" романы авторы - "Ком сәгате" тапшыруында

«Ком сәгате» тапшыруының киләсе чыгарылышы язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты Камил Кәримов белән уздырыла.

Кызыклы факт: язучы Камил Кәримов иҗатында «Ком сәгате» дип аталган роман бар. Ул романны язучы туксанынчы еллар ахырында иҗат итә.

Әдип язган әсәрләрне укучы хәзерге әдәбиятның сирәк күренешенә - тормышны дөрес һәм тәэсирле итеп чагылдырган хәзинәләр рәтенә кертеп карый. Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Камил Кәримов белән «Ком сәгате» тапшыруын тугызынчы апрель 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии