Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2017

Коммуналь революция "Таяну ноктасы" үзәгендә "күтәрелә"

Дүшәмбе, 19 нчы июнь, «Таяну ноктасы» коммуналь революция турында әңгәмә корырга чакыра. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү арту һәм төзелеш-архитектура өлкәсендә булган соңгы үзгәрешләр җәмгыятькә нинди йогынты ясый? Коммуналь революция дип бәяләнгән катгый борылышларга иҗтимагый тармакның тәҗрибәле вәкилләре үз фикерләрен белдерәләр.

Коммуналь революциягә бәйле сорауларга танылган студия кунаклары җавап эзли: Хафиз Миргалимов — КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Рәшит Шамкай — күренекле юморист һәм театр артисты, Марат Нуриев — «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенең генераль директоры һәм Роза Фәрдиева — танылган адвокат.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 19 нчы июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций