Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2017

Композитор һәм халык артисты туган көн белән котлыйлар

Киләсе шимбәдә «Sиңа Mиннән Sәлам» тапшыруында алып баручы Фәридә Төхвәтуллина белән туган көнен билгеләп үтүчеләргә якыннарының котлау сәламен танылган композитор һәм җырчы Эльмира Галимова белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры һәм Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов тапшыралар.

«Sиңа Mиннән Sәлам» тапшыруын шимбә көнне «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 7:00 сәгатьтә карый аласыз.

Исегезгә төшерәбез, тапшыруда турыдан-туры эфирга шалтыратулар да кабул ителә. SMS хәбәрләрне тапшыру барышында зәңгәр экраннарның аскы өлешендәге номерлар буенча ТНВ сүзе белән башлап юлларга мөмкин. Шулай ук «Sиңа Mиннән Sәлам» тапшыруында видеокотлау хезмәте дә эшли.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха