Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2017

Конфедерацияләр Кубогы җанатары “Яңа Гасыр” белән бергә җан ата

Пәнҗешәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруына гадәти булмаган кунак килә. Чыңгыз Мәҗитов — танылган спорт җанатары, һәрбер спорт билеты уйнатылган бәйгеләрдә актив катнашучы һәм «Яңа Гасыр» телеканалының даими караучысы.

Моннан берничә көн элек җанатар 18 нче июньдә Португалия һәм Мексика җыелма командалары арасында Казанда узган Конфедерацияләр Кубогы уенына махсус билетны отты. Чыңгыз әфәнде «Яңа Гасыр» билеты белән «Казан Арена» футбол стадионында ике дөньякүләм танылган җыелма команданың югары дәрәҗәдәге футбол күрсәтүләренә шаһит булды.

22 нче июнь иртәсендә танылган җанатар зур футболдан алган үз кичерешләре белән иртәнге «Манзара» тапшыруы студиясендә уртаклаша.

Португалия һәм Мексика җыелма командалары күрсәткән уен аңа ошаганмы, әллә җанатар моннан күбрәкне көткәнме? Танылган футболчы Роналдуның уены чыннан да башка футболчыларныкыннан берничә башка өстенме? Мәҗит әфәнде Казанда узган тагын кайсы уенны күзәтергә тели?

Конфедерацияләр Кубогы һәм дөньякүләм танылган футболчыларга бәйле күп кызыклы сорауларга җавапны пәнҗешәмбе, 22 нче июнь, «Манзара» тапшыруын карагач белерсез.

Тапшыруны «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз. Һәр иртәне «Манзара» тапшыруы белән каршылагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера