Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Конфедерацияләр Кубогының ачылу тантанасы Россиянең кабатланмас якларын күрсәтәчәк

Россиядә узачак Конфедерацияләр Кубогы-2017 ачылыш тантанасында илебезнең кабатланмас якларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта футбол буенча дөнья федерациясенең (FIFA) рәсми сайтында язылган.

Турнирның ачылышына кадәр бер айдан азрак вакыт калып бара — Конфедерацияләр Кубогы 17 июнь көнендә Санкт-Петербургта башланачак. Төньяк башкалада Россия һәм Яңа Зеландия җыелма командалары уйнар дип көтелә. Уен Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә башлана, ә ачылыш тантанасы аннан ике сәгать алдан узачак, ягъни 16:00 сәгатьтә.

Ачылыш тантанасы якынча 20 минут дәвам итәчәк. Шоу барышында тамашачыларга һәм чит ил кунакларына Россиянең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, табигате турында сөйләячәкләр. Шулай ук ярышлар үтәчәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи шәһәрләре белән таныштырачаклар.

Билгеләп үтелгәнчә, тантанада 1500дән артык артист катнашачак. «Россия-2018» оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин бу вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, дип яза «Российская газета».

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!