Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Корбан Бердыев 65 яшьлек туган көнен билгеләп үтә

Бүген Казанның «Рубин» футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев 65 яшьлек туган көнен билгеләп уза.

Казан командасының уңышлары әлеге остаз исеме белән бәйле. Нәкъ менә Корбан Бердыев җитәкчелегендә «Рубин» беренче тапкыр илнең югары футбол дивизионына чыкты һәм үз тарихындагы иң зур җиңүләренә иреште: ике тапкыр (2008 һәм 2009 елларда) Россия чемпионатын отты, бер мәртәбә (2011−2012 елгы сезонда) Россия кубогын яулады, ике тапкыр (2010 һәм 2012 еллар) Россия Суперкубогына ия булды.

Моннан тыш «Рубин» Россия чемпионатында ике мәртәбә (2003 һәм 2010 еллар) бронза медаль дә яулаганы, Чемпионнар лигасының төркем этабында уйнап, данлыклы «Барселона» командасын отканы булды. 2012−2013 елгы сезонда Корбан Бердыев белән «Рубин» Европа лигасының ¼ финалына кадәр барып җиткән иде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!