Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.10.2016

Коркачык мәдәният йортында кабакка мәдхия җырладылар

Биектау районының Коркачык мәдәният йортында кабакка багышланган бәйрәм узган куйдылар. Төбәкнең “Биектау хәбәрләре” газетасында шушы иҗтимагый-мәдәни чарадан фотосурәтләр тәкъдим итте.

Балалар тырышлыгы белән “Көзнең җете төсләре” дигән рәсем күргәзмәсендә дә кабак төп персонаж булды. Бакчаның хәзерге сезон нигъмәтләреннән - тулып өлгергән кабак, ташкабак, балан һәм кәбестәдән эшләнгән сюжетлы күренешләр дә бәйрәмгә тематик төсмер биреп торды. Бу кичәдә чәй табынында иң күркәме кабак бәлеше иде - оста куллы хуҗабикәләр аларны уздырыштан пешереп килгән иделәр. Гармунлы-җырлы кичәдә гәпләшеп утыру, иркенләп аралашу авыл яшәеше өчен мөһим икәнне аңлап эш итә әлеге чараны оештыручылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20