Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.08.2015

"Коръән фәннәре" дәреслеге дөнья күргән

“Хозур” нәшрият йорты “Коръән фәннәре” дәреслеген бастырды. Коръән фәннәре докторы Нуреддин Гитр дәреслеге гарәп телендә чыкты. “Хозур” нәшрият йорты аның татар һәм рус телләренә тәрҗемәсен дә басмага әзерләде: озакламый алары да дөнья күрер дип көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.

Китап Дәмәшкъ университетының Коръән һәм Сөннәт бүлеге ректоры, Дәмәшкъ һәм Алеппо университетларында шәригать һәм әдәбият факультетларының тәфсир һәм хәдис профессоры Нуреддин Гитрның кереш сүзе белән ачыла. Анда мондый сүзләр бар: “Аллаһы Тәгалә барча кешеләргә дә Коръәнне дөрес җитәкчелек, ачык дәлилләр китерү һәм яхшыны яманнан аеру чыганагы буларак иңдерде. Коръән – Алланың кануны һәм Үзенең сайлаган коллары өчен дөрес дин юлы. Коръән ул – калебләрне тукландыра һәм аларга көч бирә торган Ислам рухы. Коръән ул – кешене бу дөньяда да һәм дә Ахирәтнең югары Оҗмах бакчаларында бәхетле итә торган камил һәм ышанычлы Устав. Шуңа күрә дә Коръән тирәли агылыш кебек бихисап эзләнүләрнең булуы да беребезне дә гаҗәпләндерми – аларның күплеге хәтта санауга да бирелми”. 
Әлеге дәреслектә Коръән гыйлеме өлкәсендә бик тә әһәмиятле булып саналган юнәлеш буенча эзләнүләр бирелгән. Хезмәтләр Коръәнне махсус өйрәнә торган белгечләргә һәм, шулай ук, бу фәнни өлкәдә нигезле белемгә ия булган мөселманнарга адресланган.

Анда илаһи Коръәннең иң төп Чыганагы белән бәйле булган мәсьәләләр ачылып бирелгән: Коръәннең безгә хак һәм ышанычлы җитәкчелек буларак иңгәнлеге турындагы гыйлемнәр; аны шәрех итә торган нигезләр һәм аны дөрес аңлау өчен кирәк булган белемнәр.

Шулай ук бу эзләнүләрдә Коръән фәннәренә нигезләнеп, Коръәннең уникальлеге (бердәнбер һәм кабатланмаслыгы), аның гаҗәеп мәгънәләргә ия булуы да ачылган. Ул ачышлар шушы өлкәдә махсус эзләнүчеләргә юнәлтелгән булуы турында әйтелә.

“Бу хезмәткә кайбер авторларга бик аңлашылып җитмәгән мәсьәләләр буенча тиешле аңлатулар һәм шулай ук Ислам диненә каршы торган кайбер чит ил шәрык белгечләренең һәм алар артыннан ияргән кайбер үзебезнең ватандашларыбызның фикерсез һәм мәгънәсез сүзләренә төзәтмәләр дә кертелде”, - диелә кереш сүздә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20