Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2016

Коррупциягә каршы көрәш дәүләтнең төп бурычларының берсенә әверелде - Рөстәм Миңнеханов

 ТР Хөкүмәте йортында коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча идарәсенең оештыру-аналитик тәэминат департаменты башлыгы Евгений Кузьмин, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинетының структур бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Семинар видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре катнашында үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә коррупция илкүләм проблема булып тора, аңа каршы көрәш дәүләтнең төп бурычларының берсенә әверелде.

"Коррупциягә каршы көрәш буенча федераль дәрәҗәдә, шулай ук безнең республикада да зур эш башкарыла. Шулай да сораулар кала әле. Безнең өчен һәр җитәкчедә һәм дәүләт хезмәткәрендә коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру мөһим", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

РФ Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча идарәсенең оештыру-аналитик тәэминат департаменты башлыгы Евгений Кузьмин доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, узган ел дәүләт хакимияте һәм Татарстанның җирле үзидарә органнары тарафыннан 6 меңнән артык тикшерү чарасы үткәрелгән, коррупциягә каршы таләпләр үтәлмәвенә юл куйган 400 зат ачыкланган. 300 дән артык вазифаи зат стандартларны тупас бозган өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Закон бозучыларга карата ышаныч югалу белән бәйле рәвештә, эштән азат итү очраклары да бар.

"Республиканың коррупциягә каршы структуралары, беренче чиратта, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан субъектның һәм муниципалитетларның коррупциягә каршы законын федераль норматив актларга тәңгәлләштерү буенча чаралар күрелә. Коррупциягә каршы эш юнәлешендә мәгълүмат бирү җайга салынган, дәүләт хезмәткәрләренең хокукый культурасы үсә, гражданнар җәмгыяте, ММЧ белән конструктив элемтә бар, җәмгыятьнең төрле катламнарында коррупциягә каршы карашны үстерү буенча чаралар үткәрелә", - диде Е.Кузьмин.

Татарстанда коррупциягә каршы эшчәнлек һәм аның белән көрәш актив темплар белән үсеш ала, дип өстәде ул. Аерым алганда, Кузьмин республиканың коррупциягә каршы идарәсе һәм дәүләт органнары эшенә югары бәя бирде. Аның фикеренчә, муниципаль дәрәҗәдә камилләштерү таләп ителә.

Шулай ук семинарда коррупциягә каршы закон үтәлеше мәсьәләләре җентекләп каралды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20