Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2015

Коррупциягә каршы көрәшне халык ничек бәяли?

Әйтергә кирәк, татарстанлылар коррупцияне республикадагы аеруча мөһим мәсьәләләр рәтендә карамый. Әлеге исемлектә ришвәтче түрәләр проблемасы нибары 11нче урында. Бу турыда һәр унынчы татарстанлы искә ала.

Татарстандагы аеруча актуаль мәсьәләргә килгәндә исә, халык беренче урынга базар һәм кибетләрдә бәяләрнең югары булуын куя. Бу фикер белән республикада яшәүчеләрнең 61 проценты килешә. Халыкны шулай ук эшкә урнаша алмау (37,9 процент), юл һәм күперләрнең начар хәлдә булуы (33,5 процент), түбән хезмәт хаклары һәм аны түләүдә тоткарлыклар (30,9 процент), авыл хуҗалыгындагы проблемалар (22,2 процент), экологик торышның начарлануы (20,4 процент) борчый.

Районнарга килгәндә, биредә түрәләрнең кырыслыгы, начар мөнәсәбәте белән бәйле проблема шулай ук исемлекнең 11нче юлына гына урнашкан. Өстәвенә, быел бу мәсьәлә турында искә алучы сораштырылучылар 2014 ел белән чагыштырганда бераз кимегән дә.



Коррупция очраклары кайсы районнарда аеруча таралыш алган соң? Татарстанлылар фикеренчә, беренче чиратта, бу – Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары. Муниципаль берәмлек өчен хас мөһим проблемалар рәтенә коррупцияне чыгаручы сораштырылучылар нәкъ менә әлеге районнарда аеруча күп булган. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә бу мәсьәлә шулай ук һаман да шактый кискен тора.

Ә менә Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Кукмара, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында агымдагы елда коррупция очраклары, киресенчә, кимегән. Әлбәттә, коррупцияне актуаль проблемалар рәтенә гомумән кертмәүчеләр дә юк түгел. Андый районнар саны – 18. Биредә гомер итүчеләр инде берничә ел дәвамында бер үк позицияне саклый: районда коррупция белән бәйле проблема юк.



Тагын бер мөһим мәгълүмат: соңгы елларда Татарстанда коррупция очраклары шактый кимеде дип санаучы халык саны артканнан-арта. Быелгы сораштыруда халыкның 40,9 проценты нәкъ менә шундый фикер әйткән. Коррупция артты дип санаучылар саны исә кимегәннән-кими бара. 2011 елда бу фикер белән тикшеренүдә катнашучыларның 30,7 процент килешсә, быел бу күрсәткеч нибары 15,5 процент кына тәшкил иткән.

- Быел районда коррупция очраклары артты дип санаучыларның күбесе Югары Ослан, Кукмара, Минзәлә, Яңа Чишмә, Спас районнарында гомер кичерә. Бу фикер белән килешүчеләр Казанда да күбәйгән, - диелә документта.



Халыкның коррупция белән бәйле шәхси тәҗрибәсенә килгәндә, соңгы елларда коррупция очракларына тап булган халык саны кими. 2009-2011 елларда һәр бишенче татарстанлы коррупция күренешләренә тап булса, быел аларның саны нибары 10,2 процент. Бу – 10 кешенең 1се генә дигән сүз.



Кызганыч, коррупция очрагына юлыгып, әлеге мәсьәләне ришвәт бирү “ярдәмендә” хәл итүчеләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 62,2 процент тәшкил итә. Әлеге сан узган ел белән чагыштырганда нибары 2,5 процентка гына кимегән.

Ришвәтнең уртача бәясе исә быел 33 429 сум булган. Бу 2014 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 250 сумга кыйммәтрәк. “Ришвәт бирү карарын кабул итүчеләр бу адымнарын үзләренә рәсми зат тарафыннан яхшы мөнәсәбәт тәэмин итәргә теләү яисә инде проблемаларны ришвәтсез хәл итәргә вакыт булмау белән аңлата. “Бөтен кеше дә ришвәт бирә – шулай булырга тиеш” дип уйлаучылар да юк түгел. Алар барча халыкның 21,5 процентын тәшкил итә”, - диелә документта.

Кызганыч, агымдагы елда татарстанлылар арасында ришвәт бирергә теләгән, тик моның өчен тиешле очракны туры китерә алмаган кешеләр саны якынча 2 тапкырга арткан һәм 13,8 процент тәшкил иткән.

Тагын бер тискәре күренеш – коррупция очрагына тарыган татарстанлылар бу турыда тиешле органнарга хәбәр итәргә ашыкмый. Агымдагы елда андый затларның 91 проценты (!) бу турыда мәгълүмат бирүне кирәк дип тапмаган. Узган ел белән чагыштырганда бу 8,5 процентка күбрәк.



Ришвәтчелек аеруча еш очрый торган тармаклар исә үзгәрми. Халык беренче урынга ЮХИДИ идарәсе вәкилләрен куйса, икенче урынны табиблар тота. Исемлекнең өченче юлында – югары уку йорты мөгаллимнәре.

 

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20