Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2016

Корылык Татарстанда уңыш җыюга йогынты ясамый – гидрометеорологлар

Республиканың көньяк-көнчыгышында рәсми теркәлгән корылык уңыш җыюга йогынты ясамый. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь белдерде.

”Корылык рәсми рәвештә республиканың көньяк-көнчыгышында дип билгеләнә, беренче чиратта, – Бөгелмә белән Әлмәт районнарында, - диде ул. – Хәзерге вакытта республикада уңыш җыю ярыйсы ук яхшы дәрәҗәдә алып барыла – гектарыннан 30 центнерлап чыга. Уңыш җыю эшләренә әлегә йогынты ясарлык күренеш юк, яңгырлар башланса, уңыш җыюга андый шартлар начар булачак”.

Гоголь сүзләренчә, сабан уңышына карата да синоптиклар пессимистик сценарий күрми. “Уңдырышлылык буенча быелгы күрсәткечләр узган елдагысыннан югарырак”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20