Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.05.2017

Кояш көне көннәрен кояш белән башлаучыларда билгеләп үтелә

Көннәрен кояш чыгу белән башлаучы «Народный будильник» тапшыруы алып баручылары иртәгә үзләренә аеруча якын көнне билгеләп үтә — сүз Бөтендөнья кояш көне турында бара. Иртәнге тапшыру хезмәткәрләренә кояш чыгу аеруча якын күренеш. Билгеле көнне «халык өчен тырышучылар» ни рәвешле бәйрәм итәрләр?

Шулай ук өченче майда «Счастливые люди» сәхифәсендә Сәгыйтовлар гаиләсе турында сөйләрләр, шәһәр вакыйгалары афишасы белән таныштырып узарлар. Кызыклы һәм мавыктыргыч «Народный будильник» тапшыруын иртәгә карарга онытмагыз.

Үзләренең якыннарын, дусларын яки кайсыбер танышларын уятырга теләүчеләрдән гаризалар тапшыру редакциясендә 8 (843) 570−50−32 телефоны аша һәм «Народный будильник» тапшыруының социаль челтәрдәге рәсми битендә (vk.com/budilnik.tnvtv) кабул ителә.

Иртәнге тапшыруда тагын ниләр турында сүз барганын 3 нче майда 8:10 сәгатьтә «Народный будильник» тапшыруын карап белә аласыз. «Народный будильник» — һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!