Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

Күп җырчыларның кумиры “Ком сәгате” студиясендә кунак була

Якшәмбе, 14 нче май, «Ком сәгате» кунагы булып Газинур Фарукшин килә. Пенсия яшенә чыкканнан соң, танылган җырчы иҗат эшен дәвам итәме? Бүгенге көндә аның җырларына ихтыяҗ зурмы? Үзенә тиешле бәяне Газинур Фарукшин-җырчы тулысынча ала алдым дип саныймы?

Заманында бик популяр булган, күп җырчылар аны кумиры дип санаган, Татарстанның атказанган артисты, көчле, үзенчәлекле тавышка ия җырчы Газинур Фарукшин үзенең соңгы сәхнә яңалыклары турында гына сөйләп калмыйча, күпләрне борчыган кискен сорауларга да җавап эзләр.

Исегезгә төшерәбез, «Ком сәгате» тапшыруы «алтын интервью» жанры форматында иҗат итә һәм киң җәмәгатьчелектә сораулар уяткан темаларга әңгәмә оештыра. Программаның геройлары сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать, фән һәм спорт әһелләре. Әңгәмә узган атнаның актуаль вакыйгаларына да, берүк вакытта әңгәмәдәшнең шәхси сыйфатларын ачуга да корылырга мөмкин.

Газинур Фарукшин белән «Ком сәгате» тапшыруын 14 нче май 15:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз. Танылган җырчы белән «Ком сәгате» тапшыруын якшәмбе көнне карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций