Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.10.2017

Күпбалалы гаиләләр акциясенә зур ток-шоу белән йомгак ясала

Сишәмбе, 10 нчы октябрь, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе зур ток-шоу белән “В объективе ТНВ – большая семья” социаль проектына йомгак ясый. Халыкара гаилә көнендә игълан ителгән зур акция биш ай дәвамында зур нәтиҗәләргә иреште.

Зур гаиләләр тарихына йомгак ясаган “Счастье в большинстве” дип исемләнгән ток-шоуда “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе игълан иткән “В объективе ТНВ – большая семья” социаль проектының төп иганәчеләре һәм партнёрлары катнаша. Тапшыруда зур акция барышында ирешелгән нәтиҗәләргә йомгак ясап, аларның күпбалалы гаиләләргә алып килгән төп файдасы турында сүз алышалар. Социаль проект дәвамында һәр ялны “Яңа Гасыр” телеканалы белән Татарстанның бер күпбалалы гаиләсе уздырды, ә акциянең соңгы атнасында, гомумән, ике гаилә телерадиокомпания белән бергә ял итү хокукына ия булды. Һәр гаилә өчен мондый сәфәр онытылмас хатирәләргә әверелде һәм һәрбер гаилә башлыгы мондый зур акцияләрнең дәвамлы булуына теләк белдерде.

Республика күләмендә зур таралыш алган “В объективе ТНВ – большая семья” социаль проектына бәйләп, “Счастье в большинстве” иншалар бәйгесе уздырылды. Бәйгегә эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителде. Һәрбер инша үз эчтәлегендә аерым гаиләләр тарихын яктыртты һәм бердәмлекнең төп күрсәткече күп булуда икәнлеген дәлилләде. Шунысын да билгеләп узу мөһим, “Счастье в большинстве” иншалар бәйгесенә Татарстанның төрле балалар йортлары һәм социаль приютларыннан җибәрелгән эшләр дә байтак булды. Балалар язган иншаларда “гаилә” кыйммәтенең төп бәясе ачыкланды. Мөһим нәтиҗәләргә китергән “В объективе ТНВ – большая семья” социаль проекты күпбалалы гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләрен чишүдә катнашты. Ток-шоу ирешелгән нәтиҗәләрне барлау һәм йомгак ясау тапшыруы булып тора.

Сишәмбе, 10 нче октябрь, зур гаиләләр тарихына йомгак ясаган “Счастье в большинстве” дип исемләнгән ток-шоуны “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 20:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!