Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Күпхатынлылык мәсьәләсе: яхшымы, әллә яманмы?

Чәршәмбе кичендә "Таяну ноктасы" күпхатынлылык турында әңгәмә оештыра. Гаилә мәсьәләләренә кагылышлы бәхәс күптән түгел генә "Яңа Гасыр" телеканалы игълан иткән "В объективе ТНВ – большая семья" социаль проекты нигезендә уздырыла.

Рәсәйдә күпчелек күпхатынлылык мәсьәләсенә каршы чыга. Безнең җәмгыятебез моңа әле әзер түгел дигән фикерләр дөрес дулкында яңгырый. Узган гасырның туксанынчы елларында Рәсәйдә күпхатынлылык өчен җәзага тартканнар. Тик хәзерге Җинаять кодексында андый маддә юк.

Динебезнең асылын аңламаучы кайберәүләр бу мәсьәләдә белемле, төпле фикер йөртүдән ерак тора. Ислам дине нәфесен тыя алмаучы мөселман ирләренә дүрт хатынга хәтле өйләнүне рөхсәт итә, диләр алар. Киресенчә, Ислам дине  күпхатын­лылыкны  дүрт саны белән чикләде. Безнең җәмгыятьтә, дөресен әйтик,  күпхатынлылык  тәрбиясе юк. Күпхатынлылык мәсьәләсенә Татарстан Президенты да каршы чыккан иде. Чынлыкта бәхәсле өлкәгә кайсы яктан чыгып бәя бирү уңай исәпләнә?

Ток-шоу кунаклары бүгенге тапшыруда күпхатынлылык мәсьәләсенә ачыклык кертергә уйлыйлар. Аларның катлаулы мәсьәләгә мөнәсәбәтләрен "Таяну ноктасы" ачыклый: танылган дин эшлеклесе Рамил хәзрәт Юныс, Татарстанның атказанган артисты, “Зө-Ләй-Лә” төркеме җырчысы Зөлфия Вәлиева, "Болгар радиосы" алып баручысы Айгөл Хәйруллина күпхатынлылык соравына үз җавапларын эзли.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 7 нче июнь, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20