Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.06.2015

Күптән түгел узган гарасат Казанда 25 млн сумлык зыян салган

Күптән түгел узган гарасат Казанда 25 млн сумлык зыян салган  16 июнь көнне Казанда узган гарасат 25 млн сумлык зыян салган. Шулай ук көчле давыл булган Сарманда килгән зыян күләме исәпләнелә. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ММЧ вәкилләренә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Аерым алганда, журналистларны күптән түгел капиталь ремонт үткәрелгән Казан йортының язмышы кызысындырды. Гарасат вакытында объект түбәсез калган. А.Фролов сүзләренчә, анда яшәүчеләр өстәмә чыгымнар хакында борчылыга тиеш түгел: түбә төзелеш компаниясе хисабына яңартылачак. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компания дә катнашачак.

Министр урынбасары билгеләп узганча, давыл вакытында йорт түбәсенә килгән зыян ул сыйфатсыз ремонтланган дигән сүз түгел. Гарасат вакытында мондый хәл теләсә кайсы бина белән килеп чыга ала, дип өстәде түрә.

Искәртеп узабыз: Казанда гарасат вакытында ике кеше зыян күргән һәм хастаханәгә салынган, Татарстанда бер кеше яшен сугудан үлгән иде.                        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20